• ЭБС Уфимского университета науки и технологий
    фонд Заки Валиди 32, Карла Маркса 3/1 и Достоевского 131

    Незаконное потребление наркотических средств, психотропных веществ, их аналогов причиняет вред здоровью, их незаконный оборот запрещен и влечет установленную законодательством ответственность

Детальная информация

Субаева, Зарина Радиковна. М. Мәһдиев прозасындагы фразеологик әйтелмәләрнең лексик-
грамматик һәм стилистик үзенчәлекләре: выпускная квалификационная работа по программе магистратуры. Направление подготовки (специальность) 45.04.01 "Филология". Направленность (профиль) "Язык и межкультурная коммуникация" / З. Р. Субаева; Уфимский университет науки и технологий, Институт гуманитарных и социальных наук, Кафедра татарской филологии и культуры; научный руководитель: З. С. Каримова. — Уфа, 2026. — 122 с. — <URL:https://elib.bashedu.ru/dl/diplom/2026/Subaeva_ZR_45.04.01_Philology_mag_2026.pdf.pdf>. — Текст: электронный

Разрешенные действия

–

Действие 'Прочитать' будет доступно, если вы выполните вход в систему или будете работать с сайтом на компьютере в другой сети

Группа Анонимные пользователи
Сеть Интернет
Место доступа Группа пользователей Действие
Локальная сеть Библиотеки Аутентифицированные пользователи
Прочитать
Локальная сеть Библиотеки Все
Интернет Аутентифицированные пользователи
Прочитать
Интернет Все
  • КЕРЕШ
  • БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВНЕҢ ПРОЗА ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ФРАЗЕОЛОГИЗМНАРНЫ КУЛЛАНУ ОСТАЛЫГЫ
    • 1.1. Традицион фразеологизмнар
    • 1.2. Трансформацияләнгән фразеологизмнар
    • 1.3. Индивидуаль фразеологизмнар
  • ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ПРОЗАСЫНДАГЫ ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕЛМӘЛӘРНЕҢ ЛЕКСИК-СЕМАНТИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
  • СЕМАНТИКА исем грамматик, лингвистик категория. 1) Сүз, идиома, сүзтезмә, җөмлә һ.б. категорияләрдә мәгънә [38, 468 б.]. Димәк, семантика ул мәгънә дигәнне аңлата. Һәр сүзнең мәгънәсе була. Телнең төп берәмлеге булып сүз тора. Ә тел – әдәбиятның берен...
  • 2.1. Мөхәммәт Мәһдиев прозасындагы фразеологик әйтелмәләрнең
    • 2.4. Антоним фразеологик әйтелмәләрнең стилистик кулланылышы
    • 2.5. Омоним фразеологик әйтелмәләрнең стилистик функцияләре
    • 2.6. Гипербологик фразеологик әйтелмәләрнең стилистик
    • кулланылышы
  • ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК. МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ПРОЗАСЫНДАГЫ ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕЛМӘЛӘРНЕҢ ГРАММАТИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
  • Грамматика сүзе ике мәгьнәдә кулланыла: ул телнең грамматик төзелешен дә атый һәм шул төзелешне өйрәнүче фәнне дә аңлата [38, 180 б.]. Татар грамматикасы буенча хезмәтләр озак еллар буе грамматика фәне морфология белән синтаксистан тора дип аңлат...
  • 3.1. М. Мәһдиев прозасындагы фразеологик әйтелмәләрнең грамматик формалары
  • Телнең башка берәмлекләре кебек үк, фразеологизмнар да форма һәм эчтәлек бердәмлеген тәшкил итәләр, икенче төрле әйткәндә, алардагы мәгънә үзенчәлекләре билгеле бер тотрыклы формалар белән бирелә. Нәкъ менә шушы форма тотрыклыгы фразеологизмнарны ба...
  • Фразеологик әйтелмәләрнең формалары дигән төшенчәгә аның структурасы да керә. Күп кенә телчеләр фикеренчә, фразеологик әйтелмәләр ике төркемгә генә бүленәләр: сүзтезмә рәвешендә йөргән фразеологизмнар; җөмлә рәвешендә йөргән фразеологизмнар [44, 99 б....
  • Алга таба безнең тикшерү объекты булган М. Мәһдиев прозасындагы фразеологик әйтелмәләрнең составының синтаксик-морфологик үзенчәлекләренә берникадәр күзәтү ясыйк.
  • 3.1.1. Фразеологик әйтелмәләрнең синтаксик формалары
  • Синтаксис сүзе – грек теленнән кергән термин. Грекча syntaxis – «төзү» яки «төзелеш» дигән сүз [37, 11 б.]. Синтаксис – билгеле бер телдә сөйләм төзү закончалыкларын, сөйләмнең төзелешен өйрәнә. Сөйләмнең төп үзенчәлеге: хәбәрлек һәм модальлек. Сөйләм...
  • Фразеологик әйтелмә эчтәлеге буенча бер төшенчәне белдереп килә: сүз күтәрү, ягъни кичерү. Бу яктан да сүзгә якын тора һәм лексик берәмлек булып исәпләнә. Формасы буенча сүз тезмәсенә охшый, һәм бу яктан ул грамматик берәмлек итеп карала. Моннан күрен...
  • 3.2. Сүзтезмә рәвешендәге фразеологик әйтелмәләр
  • Сөйләмдә сүзләр үзара ике төрле бәйләнешкә керәләр. Сүзләр бер-берсенә буйсынган булсалар, мондый бәйләнешне ияртүле бәйләнеш диләр. Сүзләр бер-берсенә буйсынмыйча, үзара тигез хокукта булсалар, бу бәйләнешне тезүле бәйләнеш дип атыйлар [38, 44 б.].
  • Тезүле бәйләнеш үзе генә җөмлә оештыра алмый. Ул җөмләдә ияртүле бәйләнеш белән бергә генә килә. Башкача әйткәндә, ияртүле бәйләнешсез сөйләм оеша алмый, тезүле бәйләнешнең исә сөйләмдә булуы мәҗбүри түгел [38, 44 б.].
  • М.Мәһдиев прозасында кулланылган фразеологик әйтелмәләр ирекле сүзтезмәләр кебек үк тезүле һәм ияртүле бәйләнештә киләләр. Шуны да әйтергә кирәк: ияртүле бәйләнештәге фразеологизмнар күбрәк очрый. Мондый бәйләнештә торган сүзләрнең берсе икенчесен бу...
  • М.Мәһдиев әсәрләрендәге фразеологик әйтелмәләрдә ияртүле бәйләнешнең өч төре дә күзәтелә. Компонентлары хәбәрлекле мөнәсәбәттә торган фразеологик әйтелмәләр күбрәк очрый.
  • Төгәлләүле мөнәсәбәт булганда, фразеологик әйтелмәләр төшенчәне шуңа охшаш төшенчәләрдән аерып, конкретлаштырып килә, ягъни сүзнең мәгънәсен төгәлрәк итә. Ул аны төрле яклап төгәлли: төсен ачыклый, вакытын билгели, сәбәбен, хәлен конкретлаштыра, урыны...
  • Хәбәрлекле мөнәсәбәт вакытында фразеологизмның үз эчендә бер компоненты икенче компонентның эше турында ни булса хәбәр итә: «күз аллары караңгылану», «башын бәйләгән», «йөрәге әрни». Әбинең олы улын сугышка алганнар – хәсрәттән әби башын бәйләгән [29,...
  • Хәбәрлекле мөнәсәбәт нигезендә сөйләмнең төп берәмлеге – җөмлә барлыкка килә. Мәһдиев прозасындагы фразеологик җөмләләргә без соңрак берникадәр тукталып үтәрбез.
  • Аныклаулы мөнәсәбәт булганда ияртүче сүз төп сүздән килеп, аңа өстәмә төгәллек, ачыклык бирә. Йөрәк чәнчү, күңел тетрәү, зар елау, җан каһәрләү, үзәккә үтү, йөрәк әрнү һ.б. М. Мәһдиев, гадәттә, аныклаулы сүзләр урынына фразеологик әйтелмәләр кулланган...
  • Тезүле бәйләнештәге сүзләр, үзара бер-берсенә буйсынмыйча тигез хокукта булсалар да, аерым-аерым нинди дә булса башка бер сүзгә буйсынган яки шул сүзне буйсындырган булалар һәм бары шуның нәтиҗәсендә генә алар тезүле бәйләнештә тора алалар. Фразеологи...
  • Мисаллардан күренүенчә, компонентлары тезүле бәйләнештә булган фразеологизмнар ияртүле бәйләнешле фразеологизмнардан кискен аерылалар, чөнки алар мәгънәләре буенча бербөтен тәшкил итәләр һәм тулысынча күчерелмә мәгънәдә булалар.
  • 3.1.3. Җөмлә тибындагы фразеологик әйтелмәләр
  • Фразеологик әйтелмәләрнең икенче формасы – җөмлә тибындагы фразеологик әйтелмәләрнең булуы. Фразеологик әйтелмәләр бер җөмлә функциясен дә үтәп килергә мөмкин: Авызыңа май кап! [15, 557 б.]. Татар теле синтаксисы буенча теоретик хезмәтләрдә, гадәттә, ...
  • В.Н. Телия мәкальләрнең ике кисәктән торуын, аларның гыйбрәтле хикәятләргә хас жанр шарты белән аңлата, теленең эчке закончалыклары нәтиҗәсе булмавын искәртә, мондый гыйбәрәләрдә гәүдәләнгән туры мәгънәнең идиоматик булуы хакында әйтеп: «Табышмаклар, ...
  • Мәкальнең эчке мәгънәсе, фразеологик әйтелмәләрдәге кебек, төрле лексик берәмлекләр белән ясалган компонентларга бәйле. Аның стилистик үзенчәлеге һәм образ тудыру мөмкинлеге дә компонентлар эченә яшеренгән серле мәгънә, фикер, хөкем белән аңлатыла. Ди...
  • Башкорт галиме З.Г. Ураксин фразеологик әйтелмәләрне бары тик формаль билгеләре, ягъни аларның составында ия һәм хәбәр ролендә булган компонентлар булуы белән генә фразеологик җөмлә итеп карарга мөмкин булуын әйтә [41, 82 б.]. Ләкин мондый фразеологик...
  • Төрки телләрдә фразеологияне тикшерүче галимнәр Ш.У.Рахматуллаев [36, 86 б.], Ж.Османова [33, 20 б.] гади җөмлә формасында йөргән фразеологик әйтелмәләрнең компонентларының формалары яки алар арасындагы грамматик мөнәсәбәтләрне үзгәрткәндә, мондый җөм...
  • Фразеологик әйтелмәләрдә беренче компонент мәгънә ташуда, ә соңгысы сүз төркеме итеп формалаштыруда зур роль уйный. Фразеологик әйтелмә, күбесенчә, фигыль ролен үти һәм җөмләдә хәбәр булып килә.
  • Күп кенә фразеологик әйтелмәләр хәзер гади сүз тезмәсе формасын алып, җөмлә функциясен үтәп киләләр. Ләкин мәкаль һәм әйтемнәрнең М. Мәһдиев үзенең иҗат итү процесында фразеологик әйтелмәләр белән шактый оста эш итеп, туган телебезнең матурлыгын, бай...
  • Гади җөмлә формасында йөрүче фразеологик әйтелмәләр: Миләр кызу-кызу эшләделәр [28, 289 б.]. Формаль яктан караганда, бу җөмләнең иясе – миләр, хәбәре – эшләделәр, кызу-кызу – рәвеш хәле булып килә. М.Мәһдиев үзенең әсәрләрендә гади җөмлә тибындагы ф...
  • Язучы әсәрләрендә шулай ук метафорик фразеологик әйтелмәләрне дә куланна: ыгы-зыгы килү, тырнак астына энә тыгу. Кара мыеклы ыгы-зыгы килде [27, 356 б.]. Ә зәңгәр күзлек әйтерсең тырнак астына энә тыга... [27, 387 б.]. Белүебезчә, оештыручы үзәкләрнең...
  • Йөрәк дөп-дөп килә – җәенке гади җөмлә.
  • Катлауландырылган гади җөмләне дә китерергә мөмкин: Бөгелеп төшәм, оялуымнан кая керергә белмим. (тиңдәш хәбәрләр белән катлауландырылган җөмлә).
  • Кушма җөмлә формасындагы фразеологик әйтелмәләр. Алар үзләре ике төрле була: Тезмә кушма җөмлә формасындагы фразеологик әйтелмәләр М.Мәһдиев иҗатында бик күп очрый. Мәсәлән: Күз аллары караңгылана, ниндидер боҗралар очып йөри. Алар күзгә килеп керәләр...
  • Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә мисалы: Миләр кабара, баш шаулый [27, 54 б.].
  • М.Мәһдиев прозасындагы җөмлә формасындагы фразеологик әйтелмәләрне анализлаганнан соң, аларның түбәндәге үзенчәлекләрен күзәттек: 1) Җөмләнең бер өлеше, яисә тулаем җөмлә моделенең тотрыклы булуы; 2) бу җөмләләрнең лексик яктан чикләнгән булулары; 3)...
  • Фразеологик әйтелмәләр, нигездә, халыкның җанлы сөйләм кагыйдәләренә туры киләләр. Язучы гади җөмлә формасындагы фразеологик әйтелмәләр белән эш итәргә ярата. Тезмә кушма җөмләләр нигездә 2-3 җөмләдән торалар һәм алар бер-берсе белән инт...
  • 3.2. Язучы прозасындагы фразеологик әйтелмәләрнең морфологик бирелеше
  • Фразеологик әйтелмәләрнең формалары дигән төшенчәгә аның структурасы да керә. Фразеологик әйтелмәләр ике төрле формада булалар: сүзтезмә һәм җөмлә формаларында. Кисәкләре арасындагы реаль мәгънә мөнәсәбәте югалган һәм шуның нәтиҗәсендә ныгып калган сү...
  • Синтаксис фәне ирекле (синтаксик) сүзтезмәләр белән эш итә.
  • Фразеологик сүзтезмәләр тел гыйлеменең фразеология бүлегендә өйрәнеләләр, ләкин сүзләр арасындагы бәйләүче чараларны тикшергәндә, алар синтаксиста да телгә алыналар. Чөнки фразеологик сүзтезмәдәге сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре югалган булса да,...
  • Г.Х. Ахунҗанов аларны сүзтезмә формасындагы идиома дип атый. «Шуның өстенә лексик-синтаксик бәйле әйтелмәләр төре аерым карауны сорый, чөнки аны турыдан-туры сүзтезмә формалы идиомалар рәтеннән карап та, җөмлә-идиомалар рәтенә куеп та булмый» [3, 14 б.].
  • Шуңа күрә киләчәктә сүзтезмә формасындагы идиома, фразеологик сүзтезмә, идиома-җөмләләр урынына «фразеологик әйтелмә» дигән термин кулланылачак. Фразеологизмнарны конкрет рәвештә сүзтезмәгә, җөмләләргә бүлеп булмау төп аргумент итеп алыначак, ә әйтелм...
  • Сүзтезмә формасында булган фразеологик әйтелмәләрдәге сүзләр бер-берсе белән бәйләнешләренә карап берничә лексик-грамматик подгруппага бүленәләр. Фразеологик әйтелмәләрдәге ияртүче сүзнең нинди сүз төркеменнән булуына карап, берничә лексик-грамматик п...
  • Исем фразеологик әйтелмәләр. Исем фразеологик әйтелмәләрне тел белемендә икенче төрле субстантив фразеологизмнар дип тә йөртәләр [20, 54 б.].
  • Субстантивация [лат. substantivum – исем] – исемләшү. Башка сүз төркемнәренең исемгә күчүе. Гадәттә, төп һәм ясалма сыйфатлар, шулай ук сыйфат фигыль һәм фигыльнең башка формалары исемләшә [20, 220 б.].
  • Бу группа фразеологик әйтелмәләрнең компонентларының гомум мәгънәсе предметлылыкны белдерү. Исем фразеологик әйтелмәләрнең бер компоненты исем, икенче компоненты булып төрле сүз төркеме килергә мөмкин. Шуннан чыгып, язучылар исем фразеологик әйтелмәлә...
  • «Исем + исем» моделендә ясалган фразеологик әйтелмәләрне дә куллана М.Мәһдиев, ләкин аларны «сыйфат + исем»гә караганда азрак файдалана. Мондый фразеологик әйтелмәләр, гадәттә, ике сүздән торалар, ягъни алар гади сүзтезмәләр формасында булалар, б...
  • Класста кабер тынлыгы урнашты [27, 134 б.].
  • Бүген бәхетсезлекнең чираты (иялек килешендәге исем+баш килешендәге исем) Галиевтә икән [27, 136 б.].
  • Җәйнең кояшлы матур көннәрендә әни мине урамга чак куып чыгара, «бу кадәр өй тавыгы булырсың икән» дип тирги иде [27, 381 б.].
  • Йортта тантаналы иминлек, шатлыклы тынлык, күңел бөтенлеге сизелә [27, 68 б.].
  • Исем + фигыль. Җанны өшетә, кешелектән чыкты, дөньяны оныту, кәефе китте, күңелләр елады, сүз уйнаталар, борыны йомшады, күперләрне яндырып бару, йөрәккә керде, күҗең чыкканмы? Ләкин теге тавыш... Ул тавыш җанны өшетә [27, 357 б.].
  • Исем + сыйфат фигыль. Муен нечкәргән, баш авырайган. Әллә бу сугыш елларында муен нечкәргән, әллә еллар буе белем төйгечләп баш авырайган, ни хикмәттер, аска төшә дә китә баш, төшә дә китә.
  • Сыйфат + исем. Җылы сүз, мамыксыз торна, чебиләгән кара куллы, авыр сулыш, карт буйдак, купшы шайтан, җилле сүзләр, тозлы сүз. Ә директор – дөнья явызы! Мамыксыз торна. «Мамыксыз торна» фразеологик әйтелмәсе ямьсез дигән мәгънәсендә кулланылган.
  • Сан + исем моделе: ике тиен бер акча. Әлтафи өчен бу – ике тиен бер акча.
  • Төшем килешендәге исем + фигыль: итен суырган. Зарифуллин ябыгып киткән, педагогика дәресе аның итен суырган кебек иде.
  • Баш килештәге исем + исем: дөнья явызы. Шулвакыт дөнья явызлары Гайнулла белән Сәдри килеп туктады [29, 270 б.].
  • Шулай итеп, М.Мәһдиев исем фразеологик әйтелмәләрнең төрле модельләрен куллана. Иң актив кулланылганы «исем + фигыль», «сыйфат + исем» модельләре. Автор аларны күп төрле максатларда куллана: персонажларның хәл-әхвәлен, уй-кичерешләрен, эчке кичерешләр...
  • Фигыль фразеологик әйтелмәләрне, икенче төрле әйткәндә, «вербаль фразеологик әйтелмәләр» дип тә йөртеләләр. «Вербализация» [лат. verbum – кылым] – вербализация, фигыльләшү, фигыльгә күчү. Кайбер сүз төркемнәренең фигыльгә күчүе [20, 52 б.]. Күз ачып й...
  • М.Мәһдиев әсәрләрендә кулланган фигыль фразеологик әйтелмәләрнең «фигыль + фигыль» моделендә фигыльнең катлаулы формасы барлыкка килә. Катлаулы формалы фигыльләр татар теленең үзенчәлекле байлыгын тәшкил итәләр һәм «фигыль + фигыль» моделенең т...
  • «Фигыль + фигыль» формасында килгән фразеологик әйтелмәләр белән тагын берничә мисал китерергә мөмкин:
  • 1. Тик Әлтафи гына дөрләгән күңелләргә салкын су сипте.
  • 2. Катып калды. Күзен ачкач, ул, битендә чытлы каны калмаган килеш, авызын ыргагыннан ычкындырып катып калды.
  • 3. Ул телеп-телеп кайнады.
  • а) баш килештәге исем + фигыль моделе: күзләре елтырый, сүз куертып, йөрәге купты, бәхете басты. Ашханә, склад тирәләрендә активлыгы аеруча көчәя, күзләре елтырый, борын тишекләре киңәя.
  • б) юнәлеш килештәге исем + фигыль: изелеп йокыга киткән, канына тоз сала башлый, карасына батты, кешелектән чыкты. Җөмлә формасындагы мисаллар: Өй эшен җиңелдән генә әшер-өшер китереп ташлаган Әлтафи караватына ята да кеше канына тоз сала башлый. З...
  • в) төшем килештәге исем + фигыль: чаманы югалту, борын өчен тирләтеп, мәсәләне ваклау, күзне алып булмый, борынны кытыклый. Әмма күзне залдан алып булмый иде: залда, сәхнәгә якын гына, беренче рәттә моңарчы мин күрмәгән бер кыз утыра икән.
  • г) чыгыш килештәге исем + фигыль: күңелдән белә, кешелектән чыгарды, йөрәге урыныннан купты, эчтән яндылар, бураныгызны уйнатырлар. Сугыштагы егетләр кайтса, бураныгызны уйнатырлар иде!
  • д) урын-вакыт килештәге исем + фигыль. Гыйшык утында янам.
  • Хәл фигыльле фигыль фразеологик әйтелмәләр. Коелып төште, котыртып җибәрде. «Дүдәк-дүдәк»не әйтә башлаганчы хәтта кемдер бөтен эчен тартып «и-и-и-х!» дип котыртып та җибәрде.
  • Шарт фигыльле фигыль фразеологик әйтелмәләр. Җаныннан аерылып китсә, әллә кем булып кылансаң.
  • Сыйфат фигыль + фигыль. Урын таба алмаган йөрәгемне телгәли.
  • Исем + сыйфат фигыль. Муен нечкәргән, баш авырайган.
  • «-дай/ -дәй» кушымчасы белән ясалган сыйфат фигыль. Буш капчыкка үсеп чыккандай, ике аягы белән һаваны шактый җилләтеп торгач, ул да Әркәшә юлыннaн китте.
  • «-дай/ -дәй кушымчасы белән ясалган сыйфат фигыль + бул ярдәмлек фигыле». Шуннан соң майлагандай булды.
  • Фигыль + исем моделе: Ташыган бәхеткә чыдый алмыйча. Миңа унау, ике малайга егермешәр тиде, Зөлфиянеке исәпләнергә тиеш түгел иде һәм ташыган бәхеткә чыдый алмыйча без йөгерешеп таралдык.
  • Берничә фигыль белән фразеологик әйтелмә: Дөньядан китеп бардылар. Авылда акушерлык хезмәтен башкаручы ике әби бар иде: Газәтти һәм Гайшәтти. Алар дөньяга бик күп юньле бәндәләр тудырып, авылларда медпунктлар ачылгач, «үз теләкләре белән» дөньядан кит...
  • Каны уйнап торган. Бу фразеологик әйтелмә шулай ук исем + хәл фигыль + фигыль моделенә туры килә. Яки тук карынлы, каны уйнап торган яшь гусар кибитка эчендә барганда дәртләнеп җырлагандыр...
  • Фигыль фразеологик әйтелмәләрнең әдәбиятта, шул исәптән, М.Мәһдиев иҗатында да тоткан урыны бик зур. Бу хикмәтле сүзләр язучы әйтергә теләгән фикергә бик ачык, аз сүз белән тирән мәгънә бирәләр, күренешне тасвирлы итеп сурәтлиләр, өстәмә аңлатмал...
  • Алмашлыклы фразеологик әйтелмәләр М.Мәһдиевтә бик еш очрамый. Алар мәгънәләре һәм функцияләре буенча билгесезлек алмашлыкларыныкы белән туры килеп торалар. Бик әллә кем булып кылансаң, үзеңне сугышка да алып куярлар әле [27, 47 б.].
  • Сыйфат фразеологик әйтелмәләрне, икенче төрле аны адъектив фразеологик әйтелмәләр дип тә йөртәләр [40, 58 б.]. Адъективация [лат. Ajectivum – сыйфат] адъективация; сыйфатлау. Башка сүз төркемнәрендәге сүзләрнең сыйфатка күчүе. Сыйфатларга күбр...
  • Сан + сыйфат моделе: җиде ят җир.
  • Чагыштыру юлы белән ясалган адъектив фразеологик әйтелмәләр. Ә шул чагында – тегеләр салкын бураннарда, тауларда, чүлләрдә, диңгезләрдә ил иминлеген саклап, мәшәкатьле гомер кичергәндә – бер егет, Алланың кашка тәкәсе кебек, бөтен кызлар арасында...
  • Аваз ияртемнәре + фигыль моделе.
  • Кайдадыр тoрмыш бара, кайдадыр сугыш бара, кайдадыр шау-шу киләләр, ә безнең урмандагы юкәләрнең корган башларында тилгән, күке тып-тын утыра [27, 289 б.].
  • Йөрәк дөп-дөп килә [29, 168 б.].
  • Һәм ах та ух килделәр [27, 453 б.].
  • Минем йөрәк дөп-дөп тибә, нәрсәдер эшләргә кирәк иде, әмма мин вальс (тaтaрчaгa тәрҗемә ителгән булса да) әйләнә белмим һәм, шуңа газапланып, идәнгә, олтaнлы итекләремә кaрaп утырa бирдем [27, 255 б.].
  • Әмма минем йөз сумым алар алып кайтып биргән меңәр тәңкәләрне зир-зәбәр китереп, дәрәҗәсен төшереп бетергән [27, 508 б.].
  • Мин әйләнә тирәсендә озак йөрдем, теге кыз үзе мине тапмады (эзләмәде), ду кубып, шаулашып болыннан авылга кайтканда да мин ялгыз идем: төн караңгылыгында бер күч ак тапочкалар гына бутала, куе чыклы кара чирәмнән авылга таба ак ялкын ургыла иде [27, ...
  • – Һым-м-м, – ди хәзрәт, авыр сулап [27, 277 б.].
  • Өченчесе җырның ниндидер бер урынында болай гына тавыш биреп куя: «һау-һау» дип кушылып тавышын тәгәрәтә (русча моны «рaскaтисто» дип әйтәләр) [27, 88 б.].
  • Бүген бөтен колхоз ирләре ат абзарлары янында ду-чат килделәр [27, 99 б.]. «Ду килү» фразеологизмы «Татар теле аңлатмалы фразеологик сүзлегендә» дә бар, ә менә М.Мәһдиев бу фразеологик әйтелмәне үзгәртеп, «ду-чат килү» дигән индивидуаль фразеологизмын...
  • Мондый мисалларны М.Мәһдиев прозасыннан күпләп китерергә мөмкин, аларны автор геройларның эчке кичерешләрен, уй-хисләрен төгәлрәк чагылдыру максатыннан файдалана.
  • Рәвеш фразеологик әйтелмәләрне икенче төрле адвербаль фразеологик әйтелмәләр (лат. Аdverbium – рәвеш) дип йөртәләр. Адвербализация, рәвешләшү – башка сүз төркемендәге сүзләрнең рәвешкә күчүе [20, 19 б.]. Бу төр фразеологизмнар үзләренең сыйфат ...
  • «Исем + хәл фигыль» моделе. Борыны салынып. Өметен җуеп. Зарифуллинның йөрәге аска таба төшеп китте, күзен әлпә каплады.
  • «Рәвеш + фигыль» моделе. Шуннан соң майлагандай булды. – Ә бездә, ә бездә... Моннан да усал иде, химиядән укытты берәү. «Майлагандай булды» – рәвеш + фигыль моделенә туры килгән фразеологик әйтелмә.
  • Тораташ булып каткан. Әлтафи исә тораташ булып каткан (концерт өзелсә, бөтен гаеп үзендә булачагын ул инде аңлаган иде) һәм кая ул ата үрдәк булып кычкыру, аның хәле, гомумән, җырларлык та түгел иде.
  • Тынсыз калдык. Геогрaфлaрга «Волна» сатарга кергән Әлтафи куркыныч хәбәр ишетеп чыккач, без тынсыз калдык: Исмәгыйль абзый аның өстеннән кaядыр әләк язып җибәргән икән.
  • Зир-зәбәр китерү. Әмма минем йөз сумым алар алып кайтып биргән меңәр тәңкәләрне зир-зәбәр китереп, дәрәҗәсен төшереп бетергән.
  • «Рәвеш + сыйфат» моделе: йомык күңелле малай. Әркәшәне белмәссең, ул – йомык күңелле малай...
  • Кoмпонентлары сан белән белдерелгән фразеологик әйтелмәләр. Биредә иң мөһиме – фразеологизмнарның семантик эчтәлеге һәм аның синтаксик функциясен тикшерү. Бер үк төрле лексик-грамматик группага структур яктан төрле булган берәмлекләр берләшергә ...
  • Түгәрәк уен өчен бу – ике тиен бер акча! ( Бер нәрсә дә түгел).
  • Әлтафиның герман карталарын күргәч, күзләр дүрт булды. (Шак кату).
  • Түгәрәк әйләнеп торганда, егет кунак кызга бер авыз сүз дә дәшә алмады.(Эндәшмәү).
  • Сукыр бер тиенгә дә кирәге юк. (Кирәксез).
  • Бер колагына керә, икенчесеннән чыга. Бу тавышлар Зарифуллинның бер колагына керә, икенчесеннән чыга. (Игътибарсызлык).
  • Аңа хәзер ике дөнья бер – уртасы камыр иде. Чөнки башкача ялгыз номеры юк иде аның. (Барыбер).
  • Җитмәсә, җиде дәрья артыннан килгән чит телдәге теге хат та кешеләргә мәгълүм булды. (Бик еракта).
  • Бу язның минем өчен сукыр бер тиенгә дә кирәге юк, чөнки бу дөньяда мин ялгыз, ә теге кызый зур калада. (Кирәксезлек).
  • Мисаллардан күренүенчә, сан белән белдерелгән фразеологик әйтелмәләр бик күп төрле мәгънә төсмерләренә ишарә итәләр.
  • Ымлыклы фразеологик әйтелмәләр. М.Мәһдиев геройларының эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын, теләк-ихтыярын кыска рәвештә, эмоциональ итеп бирү өчен ымлыклы фразеoлoгик әйтелмәләрдән файдалана. Мондый фразеологик әйтелмәләрдә иярүче һәм ияртүче кo...
  • Шулай итеп, грамматик яктан фразеологизмнар тезүле һәм ияртүле бәйләнештә торган сүзләрне хәтерләтәләр һәм ирекле сүзләр арасында нинди бәйләнешләр, мөнәсәбәтләр булса, монда да шундый ук хәл күзәтелә. Аларның составында төрле сүз төркемнәр...
    • ЙОМГАК
    • КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
    • Интернет чыганак
      • КУШЫМТА
      • 19. Йөрәк дөп-дөп килә.
      • 52. Йөрәгемнең уртасында Алсу чәчәк атасың.
      • 65. Хәсрәтемне таратам...
      • 103. Күзебезне ачты.
      • күңел бөтенлеге.
      • 210. Калсын дошман хәйранга.
      • авызыннан ут чәчте…
      • 276. Күңеле түгәрәкләнде.
      • 290. Авыр сулап:
      • 2. Миләр кызу-кызу эшләделәр.
      • 5. Миләр кыймылдады.
      • 30. Эшне ялт та йолт китерәләр.
      • 35. Миләр кабара, баш шаулый...
...